Теләк тели беләсезме? Еш кына котлау сүзләре әйтелгән чакта, ямьсез сүзләр белән теләнгән матур теләкләр ишетеп була. Мәсәлән: "кайгы-хәсрәт күрмә, авырма, ризыгың бетмәсен, бала кайгысы килмәсен" һ.б. Күңеллеме соң бәйрәмнәрдә андый "изге" котлаулар кабул итү яисә тыңлап утыру? Юк шул, күңелләргә матурлык урынына начар сүзләр, курку сеңеп кала. Андый сүзләрне кулланмыйча да шул ук мәгънәне белдерүче изге теләкләр әйтеп була. Күңелсез теләкләрне яхшыга әйләндереп язу буенча кыскача шпаргалка: × кайгы-хәсрәт күрмә ✓ бәхетле бул, шатлык-куанычта яшә, һәр көнең бәхет-шатлык китерсен × авырма, аяк-кулларың сызлаусыз булсын ✓исән-имин бул, сау-сәламәт яшә, нык сәламәтлек юлдаш булсын, көч ташып торсын × тормыш күгең караңгыланмасын, болытлар капламасын ✓ тормыш күгең аяз, якты, кояшлы булсын × йөзеңнән нур китмәсен, күңел сафлыгыңны югалтма ✓ йөзең нурлы булсын, балкып торсын; саф күңелле булып кал × җылы тәнеңдә тузсын (яңа кием турында) ✓ рәхәтен күреп кияргә язсын × гаиләдә тавыш чыкмасын, араларга чит-ятлар кермәсен ✓ бердәм булып, ныклы гаилә булып, дус-тату, яратып-яратылып яшәгез × бала кайгысын күрергә язмасын ✓ бәхетле, озын гомерле, игелекле балалар үстерергә язсын × картаерга ашыкма әле, картлык тиз килмәсен ✓ һәрчак шулай яшь булып кал, йөрәгең яшь булсын Борынгыдан килгән әйтем бар: "урыс улап китерә, татар юрап китерә". Шуңа күрә бәхетебезне үзебез матур итеп юрап китерик әле!

Теги других блогов: теләк матур кулланмыйча